19 мая көнне район һәм шәһәр мәдәният йорты тынлы оркестры (җитәкчесе Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Сергеев И.В.) Боек Ватан сугышының 73 – еллыгына багышланган Татарстан Республикасы нефть төбәкләре өлкәннәре арасында уздырылган VII тынлы оркестрлар конкурсында 1 урын яулады. Фестиваль Татарстан нефтьчелэренең 60еллыгына багышланган Әлмәт шәһәренең паркында узды. Дипломны “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте профком рәисе Г.К.Яруллин тапшырды.